Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Игътибар: балалар!” чарасы башлады

Балалар катнашындагы аварияләрнең күпчелеге җәйге чорга, ягъни каникуллар вакытына туры килә. Мәсәлән, 2018 елның июненнән августына кадәр барлыгы 219 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 10 бала үлгән (ел буена барлыгы 18 бала) һәм 225е зыян күргән.

Профилактика эшен  яхшырту максатында  республикада 20 майдан “Игътибар: балалар!”  киң масштаблы профилактика  чарасы старт  алды. Ике  атна дәвам итәчәк акция чорында балигъ булмаган балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен үтәмәү, җәяүлеләргә юл бирмәү фактларын ачыклау рейдлары, ата-аналар белән әңгәмәләр, җәйге лагерьларда конкурс-викториналар үткәреләчәк. Бу  атнада  балаларны транспорт чарасында  йөртү кагыйдәләрен, үтәмәүчеләрне шулай ук исерек йөртүчеләрне  ачыклау  максатында “Тоннель” операциясе дә  үткәрелә.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев