Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Игътибар: балалар!” профилактика чарасы игълан ителде

Яңа уку елы башланыр алдыннан балаларның юлларда, транспорт чараларында имгәнүләрен кисәтү, ял итү урыннарына бару-кайту вакытларында иминлеген тәэмин итү максатында республикада 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр "Игътибар: балалар!" профилактика чарасы игълан ителде. Агымдагы елның 7 аенда республика юлларында 10 баланың гомере өзелгән, 300дән артыгы имгәнгән. Быел җәяүле балаларның машинага тапталу...

Яңа уку елы башланыр алдыннан балаларның юлларда, транспорт чараларында имгәнүләрен кисәтү, ял итү урыннарына бару-кайту вакытларында иминлеген тәэмин итү максатында республикада 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр "Игътибар: балалар!" профилактика чарасы игълан ителде. Агымдагы елның 7 аенда республика юлларында 10 баланың гомере өзелгән, 300дән артыгы имгәнгән. Быел җәяүле балаларның машинага тапталу очраклары ике тапкыр арткан. Мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре айлык чорында профилактика эшен көчәйтәчәкләр. Җәяүлеләргә юл бирмәүче йөртүчеләр аерым игътибарда булачак. Яңа уку елының беренче ункөнлегендә ЮХИДИ хезмәткәрләре ата-аналар катнашында укучылар белән әңгәмәләр үткәрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X