Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Икшермә авылын гөрләтеп, «Кояшкай» лагере үз эшен дәвам итә [лагерь ачылышыннан фоторепортаж]

Икшермә авылын гөрләтеп, «Кояшкай» лагере үз эшен дәвам итә, балаларның һәр көне күңелле һәм кызыклы үтә. Әйдаманнар тарафыннан да балаларның ялы рәхәт һәм файдалы үтсен өчен күп көч куела. Төрле урыннарга экскурсиягә бару планлаштырылган. 11 нче июнь көнне, кадет сменасы Свияжск музей-тыюлыгына сәяхәткә барып кайтты. Балаларны Свияжск шәһәре, аның үткәне,...

Икшермә авылын гөрләтеп, «Кояшкай» лагере үз эшен дәвам итә, балаларның һәр көне күңелле һәм кызыклы үтә. Әйдаманнар тарафыннан да балаларның ялы рәхәт һәм файдалы үтсен өчен күп көч куела. Төрле урыннарга экскурсиягә бару планлаштырылган. 11 нче июнь көнне, кадет сменасы Свияжск музей-тыюлыгына сәяхәткә барып кайтты. Балаларны Свияжск шәһәре, аның үткәне, бүгенгесе белән таныштырдылар. Балалар өчен атта йөрү, төрледән-төрле кызыклы урыннарда булу оештырылган. Шулай ук 17 нче июнь көнне Болгар Дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына бару планлаштырыла. "Нарат" боз сараенда да балалар рәхәтләнеп ял итеп кайталар. Гомумән алганда, "Сабантуй", "Нептун", "Хеллуин", "Аҗаган" кебек чаралар балаларның күңеленә хуш килә.

Сезнең игътибарга лагерь ачылышы тантанасыннан фотолар тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев