Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илназ Сафиуллинның йөрәген яулаган кыз белән әңгәмә

Күп кенә кызларның йөрәген яулаган Илназ Сафиуллинның хәзер йөрәге буш түгел. Аның йөрәген яулаган кыз - Казан Театр училищесының студенткасы Айгөл Хузина белән "TMTV" каналы әңгәмә корган. - Айгөл, сез күптәннән танышмы? Ничек таныштыгыз? - Мин Илназ белән күптәннән таныш. Чаллы шәһәрендә яшәгәндә КВН уеннары белән мавыга идем. Белгәнегезчә, ул...

Күп кенә кызларның йөрәген яулаган Илназ Сафиуллинның хәзер йөрәге буш түгел. Аның йөрәген яулаган кыз - Казан Театр училищесының студенткасы Айгөл Хузина белән "TMTV" каналы әңгәмә корган.

- Айгөл, сез күптәннән танышмы? Ничек таныштыгыз?

- Мин Илназ белән күптәннән таныш. Чаллы шәһәрендә яшәгәндә КВН уеннары белән мавыга идем. Белгәнегезчә, ул жюри әгъзәләренең берсе. Дусларымны чыгышыннан соң мин аларны котлар өчен гример бүлмәсенә юл тотканда, без аның белән коридорда очраштык. Бу мөмкинлекне ычкындырмыйча, мин аның белән фотога төшәргә булдым. Ул исә фотоларны аның "ВКонтакте" социаль челтәренә җибәререгә кушты. Дөресен генә әйткәндә, мин Илназның иҗаты белән таныш түгел идем. "Мин яратам сине" җырын гына ишеткәнем бар. Шулай итеп без аның белән танышып киттек һәм киләчәктә аралаша да башладык.

- Ә сезнең мөнәсәбәтләрегез кайчан һәм ничек үсеш алды?

- Бервакыт мин Казанга кунакка килгәндә, күрше өйләрдә яшәгәнне аңладык, әлбәттә, күрешергә ул тәкъдим иткәч, мин баш тартмадым. Киләсе очрашу инде мин Казанга күченгәч, "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Мөселман фестивалендә килеп чыкты.Күрәсең, язмыштыр инде. Шуннан соң безнең мөнәсәбәтләр яңа үсеш алды.

- Илназның кайсы җырларын син бигрәк яратып тыңлыйсың?

- Без очраша башлагач кына, мин аның иҗаты белән таныша башладым. Иң яраткан җырларым: "Мин яратам сине", яңа җырлардан "Рәхмәт" , "Беркем белмәс" җырлары. Машинада бергә тыңлаган вакытлар да булгалый.

- Якын кешеләре белән, сәхнә артында Илназ нинди?

- Башта Илназ, әлбәттә, миңа бик ачылып бетмәде, тик бер-беребезне күбрәк белә торган саен мин аңарда яңа сыйфатлар көннән-көн ача бардым.Ул бик юморлы,бер-беребездән гел көлеп йөрибез. Бик ачык, гади, кыю кеше икәнен аңладым.

- Мин белгәнемчә, сез бер-берегезнең әти-әниләрегез белән таныш инде.Ничек һәм кайчан булды бу вакыйга?

- Бер-беребезнең әти-әниләр белән без яңа ел кичендә таныштык. Бу Илназның инициативасы иде.

Башта Чаллыга кайттык, минем әти-әни белән танышырга.Күпме генә борчылсамда, кич бик яхшы узды. Минем әнием Илназны үз мантыйлары белән яулап алды (көлә). Чынбарлыкта, әни башта шик белән безнең мөнәсәбәтләргә караган иде. Ул шәхсән Илназ белән генә танышкач, тынычланды һәм Илназ нинди яхшы, ышанычлы кеше икәнен аңлады.

Шул ук кичне без Әлмәткә юл тоттык, Илназның гаиләсен яңа ел белән котларга.Нәсимә апа һәм Зиннур абый бик җылы мине үз гаиләләренә кабул иттеләр.

-Айгөл, син ничек уйлыйсың, син Илназны кайсы ягың белән яулап алдың?

- Иреннәрем белән (көлә). Илназ миңа күп тапкыр әйткәне бар, без беренче тапкыр очрашканда ул беренче чиратта иреннәремә игътибар иткән. Ә инде эчке сыйфатларыма килгәндә, акыллылык белән яулагандырмын инде.

- Ә синең дус кызларың син Илназ белән очрашканны ничек кабул иттеләр?

- Кыскача әйткәндә, яхшы.Тик шулай да күңелсез хәлләр килеп чыкканы бар.

- Тиздән Илназның гастроль туры башлана, син аның белән бергә шәһәрләр буенча йөрергә әзерме?

- Бу турында без ачык итеп сөлйәшмәдек әле. Ә болай, әйе, әлбәттә, әзер. Беренче чиратта гастрольләрдә аңа булышырга, таяныч булырга.

- Киләчәккә планнарың?

- Иң беренче чиратта, укып бетерергә. Илназга киләчәктә дә таяныч булырга, ашатырга (көлә). Алда зур планнар,киләчәктә нәрсә булып чыгыр, бер Алла гына белә.

Туйлар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев