Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инспектор белән "килешә алмаган" Вьетнам кешесе 48 мең сум штраф түли

Казанда 44 яшьлек Вьетнам гражданинын хөкем иттеләр. ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә теләве аркасында тотылган әлеге ир-атка карата җинаять эше кузгатылган була. Быелның 20 июнендә Нгуен Тхинь Тунг үзенең ВАЗ-2107 машинасы белән Казан урамы буйлап җилдергәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Документлар тикшерелгән вакытта йөртү таныклыгының куллану вакыты чыкканлыгы ачыклана. Тунг патруль...

Казанда 44 яшьлек Вьетнам гражданинын хөкем иттеләр. ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә теләве аркасында тотылган әлеге ир-атка карата җинаять эше кузгатылган була.

Быелның 20 июнендә Нгуен Тхинь Тунг үзенең ВАЗ-2107 машинасы белән Казан урамы буйлап җилдергәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Документлар тикшерелгән вакытта йөртү таныклыгының куллану вакыты чыкканлыгы ачыклана. Тунг патруль автомобилендә вакытта "проблеманы хәл итү өчен" инспекторга 1,6 мең сум күләмендә ришвәт бирмәкче була. Әмма инспектор әлеге акчадан баш тарта һәм аның кырын гамәленә чик куя.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа дәүләт казнасына 48 мең сум штраф түләттерү турында карар чыгарган.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев