Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек килеш руль артына утырган Саба кешесе рульгә хатынын утыртып җаваплылыктан качмакчы булган

Августта районыбыз юлларында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүчеләр саны алдагы айлар белән чагыштырганда артты. Әле ай бетеп тә җитмәгән, инде юл хәрәкәте кагыйдәләрен шушы рәвешле тупас бозганнары өчен барысы 21 йөртүчегә беркетмә төзелде. Шуның 6сын Казаннан килгән юл-патруль хезмәте тоткарлады. -Июнь-июль айларында авыл халкы эш белән,...

Августта районыбыз юлларында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүчеләр саны алдагы айлар белән чагыштырганда артты. Әле ай бетеп тә җитмәгән, инде юл хәрәкәте кагыйдәләрен шушы рәвешле тупас бозганнары өчен барысы 21 йөртүчегә беркетмә төзелде. Шуның 6сын Казаннан килгән юл-патруль хезмәте тоткарлады.

-Июнь-июль айларында авыл халкы эш белән, шәхси хуҗалык мәшәкатьләре белән мәшгуль булуы сәбәпле, эчүне онытып торды. Августта исә, мәшәкатьләр бераз кими башлагач, автомобильдә йөрүчеләр иркенәеп китте. Шул сәбәпле, рульгә аек булмаган хәлдә утыручылар да арта башлады,- дип бу вәзгыятькә аңлатма бирде ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Линар Вәлиев.

Бу - исерек хәлдә тоткарланган очракта 1,5-2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәген һәм 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәген һәркем белә торып шулай. Кагыйдәләрне үтәүгә үтә гамьсез караучыларның берсе 24 августта 18 сәгать 10 минутта Юлбат -Йосыф-Алан юлында тоткарланды. 1989 елгы Саба кешесе юл-патруль хезмәткәре машинасы килгәнен күргәч, рульгә хатынын күчереп утыртмакчы һәм шул рәвешле җаваплылыктан качмакчы иде. Әмма болар машинадагы видеотеркәү приборында барысы да күренеп тора. Авызыннан хәмер исе килеп торган тоткарланучы алкотестерга өрүдән баш тартты. Әмма карышуы аны җаваплылыктан алып калмаячак.

Ф.Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев