Яңалыклар
Исереккә Идел дә тубыктан
Татарстан коткаручылары исерек хәлдә Идел буйлап көймәдә йөзүче ир-атны ярга чыгарган.
Хафалы хәбәр турында коткаручыларга кичә 18:00 сәгатьләр тирәсендә аек булмаган "сәяхәтче"нең ярдагы дусты җиткерә. Ул дустының инде ярты сәгатьләп көймә белән Иделдә, киемнәре ярда булуын хәбәр итә, йоклап китү ихтималы турында җиткерә.
19:37 сәгатьтә коткаручылар көймәдә йоклап яткан 31 яшьлек ир-атны табып, ярга чыгара. Дөрес, башта татлы йокысыннан уятырга туры килә. Ул Яшел Үзәннең "Чайка" көймә станциясеннән 40 метр эчкә керергә өлгергән була инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев