Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изоляция шартларында Татарстанның 14 шәһәрендә керү һәм чыгару аерым тәртиптә

Росгвардия һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре кешенең документларын һәм эштән рөхсәт биргән белешмә булу-булмавын тикшерә.

Коронавирус аркасында изоляция шартларында Татарстанның ундүрт шәһәрендә керү һәм чыгару аерым тәртиптә башкарыла. Бу хакта онлайн-брифинг барышында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

Бу Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Чистай, Яшел Үзән, Лениногорск, Нурлат, Азнакай, Баулы, Зәй, Менделеевск шәһәрләре. «Хокук сакчылары һәрбер машинаны тикшерү озак вакытны сорый, шунлыктан машиналар күпләп җыелып тора», — диде Лилия Галимова.

Ул Росгвардия һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре кешенең документларын һәм эштән белешмә булу-булмавын тикшергәнен әйтте. «Хокук саклаучылар белешмәләрне тикшерә, шик тудырса, кеше чыннан да анда эшлиме икәнен ачыклаганчы белешмәне үзләренә ала», — диде.

Лилия Галимова әйтүенчә, коронавирус турында соцчелтәрләрдә җиде ялган хәбәр ачыкланган. Карантин режимы кысаларында 61 хокук бозу теркәлгәнен әйтте. Ул ТР Хөкүмәтенең 234 Карарының 5нче пунктында гомуми изоляция турында язылганын искәртте. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев