Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадетларга тиңнәр булмады

Узган атнада Саба гимназиясе биләмәсендә янгын сүндерү машинасы күреп йөрәкләре "җу" итеп куючылар да булгандыр. Әмма бу очракта хәвефләнергә урын юк иде. Машина янында укучылар - район мәктәпләреннән утка каршы көрәшергә килгән укучылар - "Яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары" егетләре кайнашты. Бәла-казаларны җиңәргә яшьтән өйрәнергә кирәк. Шул максаттан оештырылган янгын сүндерү...

Узган атнада Саба гимназиясе биләмәсендә янгын сүндерү машинасы күреп йөрәкләре "җу" итеп куючылар да булгандыр. Әмма бу очракта хәвефләнергә урын юк иде. Машина янында укучылар - район мәктәпләреннән утка каршы көрәшергә килгән укучылар - "Яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары" егетләре кайнашты. Бәла-казаларны җиңәргә яшьтән өйрәнергә кирәк. Шул максаттан оештырылган янгын сүндерү гамәли-спорт бәйгесе укучыларда һөнәри күнекмәләр һәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә. Районда әлеге чараны гамәлгә куючылар - ВДПОның Саба территориаль бүлеге һәм янгын сүндерү хезмәте. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин әйтүенчә, мондый төр ярышлар яшүсмерләр өчен бик әһәмиятле.

- Районда янгыннар, кызганычка каршы, булып тора,- диде ул.- Быел шундый 8 очрак теркәлде. Иң куанычлысы, балалар гаебе белән һәм аларның зыян күрүенә китергән янгыннарның булмавы. Шул максаттан профилактика чаралары күрелә. Ел саен укучылар арасында янгын темасына рәсем, кул эшләре бәйгеләре үткәрелә. Бүгенге ярыш та укучыларда янгын сүндерүче һөнәренә ихтирам, тәвәккәллек, батырлык сыйфатлары тәрбияләүне күздә тота.

Үзләренең җитезлеген, белемен күрсәтергә командалар 18 мәк­тәптән килде. Һәр командадан дүртәр егет вакытка 400 метрлы полосадан йөгерергә, каршылыклар аша үтеп, тәрәзәдән чыгарга, биш килолы ике шлангны күтәреп чабарга, аларны тоташтырырга һәм янгын сүндерү машинасына килеп, шартлы ут учагын сүндерергә тиеш иде. Эстафета таякчыгы булып су сиптерү көпшәсе хезмәт итте. Соңгы этапта брандспойтка дөрес юнәлеш бирү төп рольне уйнады. Махсус уем аша кергән су белән савыт никадәр тизрәк тулса, ут сүндерелгән булып санала (фото). Эстафетада укучылар үзләрен чын мәгънәсендә янгын сүндерүчеләр ролендә хис итте.

Иң яхшы нәтиҗәне Икшермә кадет мәктәбе-интернаты дружиначылары күрсәтте. Тимур Садриев, Руслан Мансуров, Искәндәр Сафиуллин, Владислав Белоусов, составындагы команда эстафетаны 1 минут 46 секундта узды.

- Беренчелекне алуыбызга бик шат­мын. Ярышка күңел биреп әзерләндек, күнегүләр күп үткәрелде. Шуңа җиңдек. Мин иң ахыргы этапта чаптым. Күреп торасыз, монда яхшы йөгерешче булырга, кул җитезлеге кирәк иде. Командабыз моңа иреште,- диде Шәмәрдәннән килеп укучы кадет Тимур.

Фәнил Мәүлетов.

Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X