Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Калеб» җыены һәм Татар китабы йорты онлайн шигыре кичәсе оештыра

Онлайн кичә 25 апрельдә 19:00-20:30 вакыт аралыгында була.

«Калеб» яңа буын җыены Татар китабы йорты белән бергә 23 шагыйрь һәм 5 актерны бер онлайн мәйданчыкка җыя. BERGӘ акциясе кысаларында «Яратулы еллар: лирика» онлайн шигырь киче уздырылачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Колачы ягыннан шигырь киче, Татарстан һәм Россия төбәкләре чигеннән атлап чыгып, Германиягә, Төркиягә кадәр сузылачак, дип хәбәр итә «Калеб» яшьләре.

«Үзизоляциядә үткәргән әлеге катлаулы чорда без ни өчен ярату турында сөйләшергә булдык соң? Ә сере бик гади: нәкъ менә мәхәббәт кешене иң авыр вакытларда саклап та калган, берләштергән дә», — ди оештыручылар.

Онлайн шигырь кичәсен Йолдыз Миңнуллина һәм Луиза Янсуар алып бара.

Онлайн кичә 25 апрельдә 19:00–20:30 сәгатьтә була.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев