Саба таңнары

“Канәфер” фольклор ансамбле - "Балкыш"та: өлкәннәр “әртисләнде“

Үзешчән сәнгатьтә катнашучы өлкәннәр арасында уздырылган "Балкыш" фестивален Кукмара мәдәният йортында бик кызыксынып карадым. Яшьләре 60ка, 70кә, 80гә җитеп килгәннәрнең чыгышлары артистларныкыннан бер дә ким түгел икән. Шуңа куандым. Туган авылым Явлаштау мәдәният йорты каршында эшләүче "Канәфер" фольклор ансамбле Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурс шартларына туры китереп, "Сугышчыларга посылка...

Үзешчән сәнгатьтә катнашучы өлкәннәр арасында уздырылган "Балкыш" фестивален Кукмара мәдәният йортында бик кызыксынып карадым. Яшьләре 60ка, 70кә, 80гә җитеп килгәннәрнең чыгышлары артистларныкыннан бер дә ким түгел икән. Шуңа куандым. Туган авылым Явлаштау мәдәният йорты каршында эшләүче "Канәфер" фольклор ансамбле Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурс шартларына туры китереп, "Сугышчыларга посылка тутыру" күренешен сәхнәләштергән иде. Килгәч тә авылдашларымнан: "Гармунчыгыз кайда?" - дип сорадым. Алар шаяртып: "Хафизулла сугышта",- дип җавап кайтардылар. Чыннан да, чыгышларын караганда сугыш чоры күренешенең гармунчысыз (алар фронтта!!) булырга тиешлеген аңладым. Өлкәннәр бик ышандырып, ул заманга хас тыйнаклык белән уйнадылар. Уфтануны да, сагышны да, яшьләргә хас шаянлыкны да тәэсирле күрсәттеләр. Рәмзия апа Галимҗанова, Равилә апа Халикова күңелдәге хисләрен биюләре, Гөлсирә апа Гыйльмуллина сөйгәнен сагынуын - моңлы җыр, Сәридә апа Мусина шигырь аша тамашачыга җиткерделәр. Тәгъзимә апа Галиева фронттагы егетенә атап сөлге чиккән, Резеда Вәисова оекбаш бәйләгән иде. Ә Галиәхмәт абзыйның карт булса да, кызлар күңелен күтәрү өчен шаярткалап алуы сагыш катыш көлү белән кабул ителде. Гәүһәрия апа Әхмәтҗанова (ансамбль җитәкчесе) чиккән чолгауларын сөйгәненә дип посылкага салганда аның һәр хәрәкәтен ялгыштырмый күзәткән тамашачының күзләренә яшьләр килде. Ринат абый Шамсилов белән Шәкүр Балтачевлар коеп куйган сугыш чоры бабайлары роленә керделәр. Үзләре ягымлы да, шул ук вакытта коры да иде алар. Сәгъдим апа Шамилова сәхнәгә чикмәнле бәрәңге пешереп алып чыккач, янымда утырган әби: "Әллә, чыннан да, эссе бәрәңге ашыйлар инде?"- дип куйды.

Беренче тапкыр ишеткән татар халык җыры "Халисә"не дә онытылып тыңладым. Тугыз минутлык бу күренешне әзерләү күпме сабырлык, тырышлык таләп иткәндер. Туган авылында шундый "әртис" өлкәннәр яшәвенә мин бик горурланам."Канәфер" фольклор ансамбленә әле 18 генә яшь. Шаулап чәчәк аткан чагы. Гомере озын булсын, тамашачыларны гел шулай сөендерсен. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Гәүһәрия Әхмәтҗанова, Илнар Галимҗанов, Тәкъзимә Галиевага эшләрендә уңышлар телим.

Дулкыния Хәйруллина.

Кукмара.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: