Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карантиндагы кешеләр өчен «Әлбәттә» сайтында онлайн-лекцияләр башлана

Беренче эфирда Тимур Хәйдәров Алтын Урда тормышына чума авыруының йогынтысы турында сөйләячәк.

«Әлбәттә» сайтында карантинда булган кешеләр өчен махсус «Әлбәттә-кара» онлайн-лекцияләр оештырыла. Бу хакта социаль челтәрләрдә «Теория» оешмасы җитәкчесе, дизайнер Илдар Әюпов хәбәр итте.

«Атнасына ике-өч тапкыр кызыклы галимнәрне чакырачакбыз. Беренче ике лекция агымдагы контекст белән бәйле була», дип хәбәр итә оештыручылар.

Чәршәмбе 19.00 сәгатьтә Тарих институтында Алтын Урданы өйрәнү үзәгенең фәнни хезмәткәре Тимур Хәйдәров чуманың Алтын Урда тормышына ничек тәэсир итүе турында сөйләячәк. Лекция рус телендә була.

Пәнҗешәмбе 19.00 сәгатьтә фольклор белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова авыруларның халык мәдәниятендә чагылышы турында сөйләячәк. Лекция - татар телендә.

Эфирга эләгү өчен, «Әлбәттә» сайтына керергә яки Ютуб каналына язылырга кирәк. Лекцияләрдән соң ютуб чатында сораулар бирергә була.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев