Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каз каклау өчен Татарстанда уйлап табылган рецептка патент алырга җыеналар

Деликатесны татарча аш-су турында YouTube-проектның яңа чыгарылышын төшергән вакытта күрсәткәннәр.

Татарстанда каклаган каз әзерләү буенча яңа рецепт уйлап тапканнар. Рецепт авторлары аны киләсе елда патентлаштырырга ниятли. Ризыкны «Татар йортында иртәнге аш» дигән яңа YouTube-тамашаны төшергән вакытта тәкъдим иттеләр.

«Без каклаган казны деликатес итәргә мөмкинлек бирә торган яңа технология ясадык. Технологик өлешне, нәкъ менә температура режимын һәм дымлылыкны саклап, яхшы нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Технология әлегә патентлаштырылмаган, без моның белән Яңа елдан соң шөгыльләнәчәкбез», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә яңа рецептның авторы, Казан һәм Татарстан Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов.


Деликатесны Актаныш районындагы фермер хуҗалыгында үстерелгән казлардан әзерлиләр. Кошларны махсус рәвештә ашаталар, аннары җентекләп сайлап алалар.

Яңа рецепт буенча әзерләнгән казны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татып карарга өлгерде инде, дип ышандырды рецепт авторлары.


«Президент безнең казның бик тәмле булуын, инде күптән мондый ризыкны татып карамавын әйтте. Ул аны бик югары бәяләде, Президент бу эштә зур белгеч», — диде Гаязов.  

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев