Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Кремле Жириновскийның чыгышы турында: «Ахмаклыкмы, әллә коткы салумы?»

Казан Кремленең рәсми вәкиле ЛДПР лидерының милли төбәкләргә мөнәсәбәттә бюджет сәясәте турындагы фикерләренә аңлатма бирде.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Татарстан Министрлар Кабинетына узган брифингта РФ Дәүләт Думасы депутаты Владимир Жириновскийның фикерләренә аңлатма бирде. Кичә парламентарий «Казанны акчага күмделәр», дип белдергән иде.

Галимова искәрткәнчә, Жириновский «Конституциягә каршы килә, шулай ук республика адресына бюджетара мөнәсәбәтләрнең асылын бозып күрсәтә торган фикерләр әйтте».

Ул журналистларга Жириновскийның инде 26 ел дәвамында Дәүләт Думасы депутаты булуын һәм 11 ел парламент башлыгы урынбасары статусында эшләвен искәртте. Шуңа бәйле рәвештә, җәнҗал куптарырга яратучы сәясәтченең Конституция нигезендә «Россия Федерациясендә аның күпмилләтле халкы хакимиятнең бердәнбер чыганагы» икәнлеген белмәве мөмкин түгел.

Казан Кремлендә Дәүләт Думасы депутатының кискен фикерләрен «шикле сәяси дивидендлар алырга чираттагы омтылыш» буларак бәяләделәр.

«Моңа бәйле рәвештә, таныш бер гыйбарә башка килә, ул берникадәр үзгәртелгән хәлдә Жириновскийның чыгышын бәяләү өчен бик тә туры килеп тора. Ул гыйбарә болайрак яңгырый: «Ахмаклыкмы, әллә коткы салумы?» Кызганыч, биредә тегесе дә, монысы да күздә тотыла булса кирәк», - дип сүзен йомгаклады Галимова.

  • Кичә көзге сессияне ачу кысаларында Дәүләт Думасының беренче пленар утырышы булды. Владимир Жириновский милли төбәкләргә мөнәсәбәттә бюджет сәясәте турындагы кискен фикерләре нәкъ менә шунда әйтте дә. «Казанны, Төньяк Кавказны акчага күмдегез дә, русларның баланы аз табуына гаҗәпләнәсез», - диде ул. Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володинга парламентарийны урынына утыртырга туры килде. Ул кешеләрне милләтләре һәм диннәренә карап бүлмәскә чакырды, мондый фикерләрнең рус кешесен дә мыскыл итәргә мөмкин икәнлеген искәртте.

Фото: duma.gov.ru

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев