Казан кызы Пугачева-Галкин балаларының суррогат анасы?
Кичә Россия-1 каналының "Туры эфир" тапшыруында Казаннан бер суррогат ананы күрсәткәннәр. Күпләр 30 яшьлек Ирина Ширининаны әлеге йолдызлы парга бала табып биргән, дип уйлаган. Ләкин Ирина, үзе турында мондый сүзләр ишетеп, шаккаткан. "Әйе, мин суррогат ана, 4 ел элек бер парга бала табып биргәнем булды. Ләкин Пугачева-Галкин балаларына минем бернинди...
Кичә Россия-1 каналының "Туры эфир" тапшыруында Казаннан бер суррогат ананы күрсәткәннәр. Күпләр 30 яшьлек Ирина Ширининаны әлеге йолдызлы парга бала табып биргән, дип уйлаган. Ләкин Ирина, үзе турында мондый сүзләр ишетеп, шаккаткан. "Әйе, мин суррогат ана, 4 ел элек бер парга бала табып биргәнем булды. Ләкин Пугачева-Галкин балаларына минем бернинди дә катнашым юк. "Туры эфир"га мине тәҗрибә белән уртаклашырга чакырдылар. Нәтиҗәдә миннән ниндидер сенсация ясадылар. Бу алар тарафыннан оятсызлык. Минем тормышымны юк-бар сөйләп бозып аттылар, дип зарлана Ирина.
Исегезгә төшерәбез, saby-rt.ru Максим Галкин һәм Алла Пугачеваның әти-әни булулары турында язган иде. Әлбәттә, игезәкләрне 9 ай буе Пугачева түгел, ә суррогат ана күтәргән. Бу хакта сез МОНДА укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев