Саба таңнары

Казан-Шәмәрдән юлында фаҗига: корбаннар бар

22 ноябрь көнне 23 сәгать 40 минутта Казан-Шәмәрдән юлының 81нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте була - "ВАЗ-21102" һәм BMW машиналары бәрелешә. 1994 елгы "ВАЗ-21102" машинасы шоферы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый, каршы як полосага чыга һәм BMW машинасы белән бәрелешә. "ВАЗ-21102" машинасы шоферы һәлакәт урыныда ук җан бирә. Ә...

22 ноябрь көнне 23 сәгать 40 минутта Казан-Шәмәрдән юлының 81нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте була - "ВАЗ-21102" һәм BMW машиналары бәрелешә. 1994 елгы "ВАЗ-21102" машинасы шоферы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый, каршы як полосага чыга һәм BMW машинасы белән бәрелешә. "ВАЗ-21102" машинасы шоферы һәлакәт урыныда ук җан бирә. Ә ВМW машинасының 1991 елгы шоферы һәм аның 1986, 1988, 1993 елгы пассажирлары төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла.

Мәгълүмат ЮХИДИ идарәсеннән алынды.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: