Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда 105 елдан соң яңа температура рекорды куелды

Татарстан синоптиклары дүртенче көн рәттән абсолют максимум һава температурасын теркәгән.

14 майда Татарстан Гидрометеоүзәк һава температурасы буенча чираттагы абсолют рекорд куелды. Соңгы температура рекорды 1914 елда теркәлгән булган.

«Казан-Сокол» авиация метеостанциясендә термометр баганасы сишәмбе көнне 30,6 градуска кадәр күтәрелгән, ә «Казан-аэропорт» авиация метеостанциясендә – 30,2 градуска кадәр.

Республика синоптиклары мәгълүматлары буенча, бу көнне Казанда һаваның 1914 елда теркәлгән иң югары температура +30,0 градус тәшкил итә.

13 майда яңа рекорд теркәлгән. Бу көнне 1921 елда температурасы рекорды +30,6 градус булган. Дүшәмбе көнне Татарстан башкаласында һава + 32,1 градуска кадәр күтәрелде.

  • Моңа кадәр һава температурасының абсолют максимумнары шимбә көнне - 11 майда һәм якшәмбе көнне - 12 майда теркәлгән иде. Шул ук вакытта, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көннән республикада һава торышы үзгәрә башлый.

Фото: https://pixabay.com | jplenio

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев