Казанда автобус ДПС инспекторын бәрдергән [+фото]
Яңалыклар

Казанда автобус ДПС инспекторын бәрдергән [+фото]

ДПС инспекторлары мотоэкипаж белән байкерларга рейд ясарга чыккан булган.

Бу хәл төнге 11 тулып 15 минутта Сафиуллина һәм Габишев урамнары киселешендә була. Фаразлар буенча, автобус йөртүче дистанция сакламый, һәм мотоциклдагы инспекторга арттан килеп бәрелә. Казан байкерлары һәм ДПС хезмәткәрләре арасында катлаулы мөнәсәбәтләр булса да, алар беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыккан. Инспекторның гомеренә куркыныч ярамый, ул җиңелчә җәрәхәтләр алган дип хәбәр ителә.

http://baltasi.ru/


Нет комментариев