Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда гадәти булмаган туй

Казанның Киров районындагы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә сюрприз итеп әзерләнгән "көмеш" туйны билгеләп үттеләр. Самат һәм Рузия Насыйбуллиннарның балалары ЗАГСка кызыклы бер фикер белән мөрәҗәгать итәләр. Аларның әти-әниләре менә инде 25 ел бергә мәхәббәтле тыныч, имин тормышта матур итеп яшиләр. Көмеш туй алдыннан балалары әти-әниләренә сюрприз ясарга теләгәннәр. Түгәрәк...

Казанның Киров районындагы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә сюрприз итеп әзерләнгән "көмеш" туйны билгеләп үттеләр.

Самат һәм Рузия Насыйбуллиннарның балалары ЗАГСка кызыклы бер фикер белән мөрәҗәгать итәләр. Аларның әти-әниләре менә инде 25 ел бергә мәхәббәтле тыныч, имин тормышта матур итеп яшиләр. Көмеш туй алдыннан балалары әти-әниләренә сюрприз ясарга теләгәннәр.

Түгәрәк датага бер көн кала балалары әти-әниләренә бәйрәм көнендә өйдә булуларын үтенәләр. Самат Зәки улын һәм Рузия Нәсыйх кызын язылышу урынына күзләрен бәйләп алып киләләр, Мендельсон маршы яңгырый башлагач кына аларның күзләрен чишәләр.

Яңадан 25 елдан соң "яшь парлар" никахларын имзалар куеп һәм туй вальсын башкарып ныгытканнар. Мондый бәйрәм уңаеннан балалары юбилярларга көмеш медальләр тапшырганнар. Бәйрәм тантанасы татлы үбешү белән тәмамланган, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев