Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда IX Мөселман яшьләре форумы башланды

Ул Россиянең төрле почмакларыннан 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булган җитмешләп егет һәм кызны җыйды.

Казанда IX Мөселман яшьләре форумы башланды, ул Россиянең төрле почмакларыннан җитмешләп егет һәм кызны җыйды. Алты көнлек мавыктыргыч слетка Мәскәүдән, Уфадан, Екатеринбургтан, Оренбургтан, Самарадан, Чиләбедән, Марий Элдан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булган катнашучылар килде. Бу хакта ТР Мөселманнарының диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.

Слетта килеп җиткән барлык катнашучыларны кураторлары сәламләде. Аннары «Иманның бишенче шарты» дип исемләнгән тема астында үтүче Мөселман яшьләре форумы-2020 үз эшен ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән бай программа нигезендә башлады.  

Бу теманың бөтен нечкәлекләрен РИУ мөгаллиме, гакыйдә, хәнәфи фикъһе буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы Әхмәд әл-Хәнәфи, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбарәков, «Сәлах» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев һ.б кебек тәҗрибәле һәм белемле белгечләр ачачак.

Форумда катнашучыларны мавыктыргыч лекцияләр, квестлар, шулай ук тимбилдинг көтә. Ул форумда катнашучыларга бердәм команда булырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, форумның төп үзенчәлеге булып Коръән уку тора: форумда катнашучылар һәр көн саен 20 минут дәвамында тәфсир буенча белемнәрен ныгытачак, ә аннары 40 минут Коръән укыячак. Әлеге чара ярдәмендә форумда катнашучылар Коръән укуны үзләренә көндәлек гадәткә кертер, дип көтелә.

Укудан тыш, яшьләр өчен өч ял итү мәйданчыгы әзерләнгән: кинозал, чаңгыда йөрү зонасы һәм теләүчеләргә остазлар белән аралашу мөмкинлеге. Гадәттәгечә, яшьләр социаль челтәрләр өчен мавыктыргыч конкурсларда да катнашачак. Шунысы мөһим, форум яшьләргә белемнәрен ныгытырга гына түгел, шулай ук берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

Мөселман яшьләре форумының иң популяр проекты булып, намазга һәм ислам нигезләренә өйрәтү буенча «Ислам. Беренче адымнар», өммәтне борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышу клубы, акчасын авыру балаларны дәвалауга тоту өчен «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе һәм башкалар тора. Шуңа күрә форумны нәзарәтнең социаль проектлар генераторы дип тә атарга мөмкин.

Фото: dumrt.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев