Казанда сөеклесенә берничә тапкыр пычак белән кадаган ир-атны тоткарлаганнар
Яңалыклар

Казанда сөеклесенә берничә тапкыр пычак белән кадаган ир-атны тоткарлаганнар

Казан кибетләренең берсендә эшләгән хатын-кызны аның белән якын мөнәсәбәтләрдә торган ир-ат чәнчеп үтермәкче булган. Ир-атны тоткарлаганнар.

«Татар-информ»га бу турыда хокук сакчыларыннан мәгълүм булды. Хатын-кызны хастаханәгә илткәннәр һәм операция ясаганнар, ул исән калган. Билгеле булганча, ир моңа кадәр хөкем ителгән, һәм элек тә хатын-кызны кыйный торган булган.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татар информ


Нет комментариев