Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Татарстанның күп балалы гаиләләренә беренче тапкыр “Ата-ана батырлыгы” медале тапшырылды

Тотрыклы гаилә иминлеге өчен шартлар тудыру – дәүләтнең төп бурычы. Һәр гаиләнең гармониядә, татулыкта һәм комфортта яшәве, киләчәккә кыю һәм ышанычлы каравы мөһим.

Кичә бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләрне «Ата-ана батырлыгы» медале белән бүләкләү тантанасында хәбәр итте.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.

Рөстәм Миңнеханов республикабызның 5 иң лаеклы дип табылган гаилә парына  «Ата-ана батырлыгы» Татарстан Республикасы медальләрен тапшырды. 

Алар арасында 9 балага тормыш бүләк иткән Сәгыйтова Гөлнара Әмир кызы һәм Сәгыйтов Фәргать Тәлгать улы гаиләсе дә бар.

«Балаларны тәрбияләү сезнең тормыш рәвешенә әверелде, - диде Рөстәм Миңнеханов, бүгенге тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Сез гаилә институтының абруен ныгытуда лаеклы үрнәк булып торасыз, ата  һәм ана абруен күтәрүгә зур өлеш кертәсез. Сезгә зур гаилә бәхете, иминлек, үзара аңлашу һәм рухи уңайлылык телим".

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев