Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда узачак кышкы Махсус олимпиадага йөз илдән кунаклар килергә җыена

Казан 2022 елда кабул итәчәк кышкы Махсус олимпиада йөзгә якын илдән кунаклар җыяр дип көтелә. Бу хакта Петербург икътисади форумы сессиясендә сүз барды, ул инклюзия һәм Махсус олимпиада мәсьәләләренә багышланган иде.

«Махсус олимпиаданың бөтендөнья кышкы уеннары Казанда 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак. Чарада 100 илдән 2 меңнән артык атлет һәм 3 мең волонтер катнашыр дип көтелә. Махсус Олимпиаданың сынау уеннары инде 2021 елның февралендә узды. Аларда Россиянең 36 төбәгеннән 500 дән артык атлет катнашты»,-дип хәбәр иттеләр турнирны оештыручылар Татар-информ матбугат агентлыгына.

Сессиядә катнашучылар 2021 елгы Махсус олимпиаданың беренчел уеннарына йомгак ясады һәм әзерлекнең алдагы этаплары турында фикер алышты. Сессияне оештыручы - Махсус олимпиадага нигез салучы партнер — Coca-Cola компаниясе.

"2022 елгы Махсус олимпиада уеннары вакытында Татарстан барлык атлетларга һәм чара кунакларына төбәгебезгә хас уникаль кунакчыллыкны күрсәтә алачак. Бу вакыйга бөтен дөньяга Казанның матурлыгын күрсәтергә һәм Россиядә Махсус олимпиада кыйммәтләрен таратырга ярдәм итәчәк», — дип белдерде "Coca-Cola" компаниясенең Европадагы бүлекчәсе вице-президенты, Россия һәм Белоруссиядәге Coca-Cola генераль менеджеры Энди Бакингем.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Алексей Вовченко билгеләп үткәнчә, министрлык Махсус олимпиада уздырганнан соң спорт объектлары түгел, ә үзенчәлекләре булган кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту мирас булачак.

Бүген республикада интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган кешеләрне адаптацияләүгә зур игътибар бирелә. Татарстанда өч ел элек төзелгән Махсус олимпиада бүлегендә 3 меңнән артык атлет һәм 50дән артык оешма бар, алар арасында - мәктәпләр һәм спорт федерацияләре, дип билгеләп үтте «спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО генераль директоры Максим Денисов.

"Ярышларда Махсус олимпиада спортчылары спорт кыйммәтләрен һәм күнекмәләрен ала һәм соңыннан алар төрле берләшмәләр кысаларында уртаклаша. Уеннардан тыш, безнең спортчылар һәм интеллектуаль мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр эш урыннары, мәктәпләр, спорт клублары һәм бөтен ил үсешенә үз өлешләрен кертә, аларның һәркайсын тормышның барлык аспектларында да иң яхшы нәтиҗәләргә ирешергә рухландыралар», — дип ассызыклады Евразиядәге Махсус олимпиада идарәчесе Дэвид Евангелиста.

Россиядә Махсус олимпиада президенты Ольга Слуцкер, спорт — кешеләр арасында чикләрне юкка чыгара торган уникаль көч, дигән фикерне хуплады.

Бөтендөнья Махсус олимпиада — интеллектуаль үзенчәлекләре булган кешеләр арасында спорт ярышлары.   Ул менталь үсеш үзенчәлекле кешеләрне җайлаштыру максатында дүрт елга бер тапкыр уздырыла. Ярышларда спортчыларның яшь һәм физик сәләтләре буенча бүленеше юк.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев