Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Керәнне авылында "Шомырт чәчәге бәйрәме" узды

20 май көнне Керәнне авылы клубы мөдире, үзебездән соң килгән яшь буынга да аналарны олылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф-гадәтләрне яшь буынга түкми, чәчми тапшырырга өйрәтү максатыннан оештырган "Шомырт чәчәге" бәйрәме авылыбызда традициягә әйләнеп баручы иң күңелле һәм көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе....

20 май көнне Керәнне авылы клубы мөдире, үзебездән соң килгән яшь буынга да аналарны олылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф-гадәтләрне яшь буынга түкми, чәчми тапшырырга өйрәтү максатыннан оештырган "Шомырт чәчәге" бәйрәме авылыбызда традициягә әйләнеп баручы иң күңелле һәм көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Авылыбызда яшәүчеме, читтә гомер кичерүчеме-барыбыз да яшьлегебезне, яшүсмер чагыбызны, балачагыбызны сагына. Бәйрәмдә авылыбызның олысы-кечесе рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Өлкәнрәк яшьтәгеләребез үзләренең яшүсмер чакларының иң матур онытылмас хатирәләргә бай елларын, мәктәпләрен, классташларын сагынып искә алдылар. Бәйрәм җырлы -биюле уеннар һәм җыр -биюләр белән аралаштырылып алып барылды. Бәйрәмгә килгән һәркем кайнап торган самовардан кайнар чәй һәм кайнар коймак белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев