Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында пенсиянең ничек артачагы турында сөйләделәр

Фаразлар буенча, киләсе елда пенсияләр 6,3 процентка индексацияләнәчәк.

 Россиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе артыр дип көтелә. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында фаразлауларынча, киләсе елда пенсияләр 6,3 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта РИА Новости ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, 2021-2024 елларда индексация көтелгән инфляция дәрәҗәсеннән артып китәчәк, шул исәптән 2021 елның 1 гыйнварыннан пенсияләр – 6,3, 2022 елның 1 гыйнварыннан – 5,9, 2023 елның 1 гыйнварыннан – 5,6, 2024 елның 1 гыйнварыннан 5,5 процентка индексацияләнәчәк.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, 2024 елдан соң пенсияләр Россия Пенсия фонды бюджетының керемнәре артудан чыгып үсүен дәвам итәчәк. Бу хәзерге һәм булачак пенсионерлар өчен түләүләрнең артачагын аңлата. 

Фото: архив/Владимир Васильев 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев