Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Хәтер бакчасы» акциясе барышында Татарстанда 507 мең агач утыртылган

Санитар-экология икеайлыгында республикада барлыгы 1,2 миллионнан артык үсенте утыртканнар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе барышында Татарстанда 507 мең агач утыртканнар. Бу хакта бүген Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Хөкүмәт Йортында узган брифингта сөйләде.

«Акция барышында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 507 мең агач утыртылды. Санитар-экология икеайлыгы вакытында республикада барлыгы 1,2 млн агач һәм куак утырттылар», — диде министр.

Александр Шадриков әйтүенчә, территорияләрне җыештыруда 156 мең кеше һәм 9 меңнән артык төрле машина катнашкан. «Полигоннарга 500 мең куб метрдан артык калдыклар чыгарылган», — диде ул.

Фото: Татар-информ архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев