Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Килдебәк авылында гомер итүче Наҗия Нәҗиповага 90 яшь тулды [+фото]

Районыбызда яше 90нан узган өлкәннәр саны йөздән артты. Узган шимбәдә Килдебәк авылында гомер итүче, Сабада яшәүче кызы Нәзирәгә кунакка килгән Наҗия Нәҗипованы да шушы мәртәбәле яшькә җитүе белән тәбрикләделәр. Акъәбигә В.Путин Котлавын Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев тапшырды. Сугыш вакытында туйганчы ипи дә ашый алмаган, ире...

Районыбызда яше 90нан узган өлкәннәр саны йөздән артты. Узган шимбәдә Килдебәк авылында гомер итүче, Сабада яшәүче кызы Нәзирәгә кунакка килгән Наҗия Нәҗипованы да шушы мәртәбәле яшькә җитүе белән тәбрикләделәр. Акъәбигә В.Путин Котлавын Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев тапшырды. Сугыш вакытында туйганчы ипи дә ашый алмаган, ире белән өч кыз, ике ул үстергән, 33 ел укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран шулай хөрмәтләгәннәре өчен ил-көнгә тынычлык, оныкларының, аларның балаларының сугыш газапларын күрмәвен тели. Быел районыбызда 40ка якын кешегә 90 яшь тулуы көтелә. Нәзирә ханым әнисенә әйткәнчә, исән генә булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев