Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Килдебәк урта мәктәбендә баскетболчылар әзерләп чыгарачаклар

Килдебәк урта мәктәбе базасында баскетбол буенча мастер-класс үтте. Иң элек "Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге" директоры Ахметвалиева А.Р. физик тәрбия укытучылары белән яңа уку елы башында килеп туган мәсьәләләр, алда көтелгән ярышлар хакында сөйләшү алып барды. Соңыннан Саба гимназиясенең физик тәрбияу кытучысы Гафиатуллин Р.Р. баскетбол буенча мастер-класс үткәрде. Ул әлеге спорт...

Килдебәк урта мәктәбе базасында баскетбол буенча мастер-класс үтте. Иң элек "Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге" директоры Ахметвалиева А.Р. физик тәрбия укытучылары белән яңа уку елы башында килеп туган мәсьәләләр, алда көтелгән ярышлар хакында сөйләшү алып барды. Соңыннан Саба гимназиясенең физик тәрбияу кытучысы Гафиатуллин Р.Р. баскетбол буенча мастер-класс үткәрде. Ул әлеге спорт төренә караган кагыйдәләрне, судья эшенә бәйле төп нечкәлекләрне аңлатып, күрсәтеп үтте. Мастер-класс кайбер бәхәсле урыннарда җанлы аралашу, үзара тәҗрибә уртаклашу белән үрелеп барды һәм төп мәсьәләләрне практикада хәл итү максатыннан, ике командага бүленеп, баскетбол уены үткәрелде. Барлык укытучыларда мастер-класста теоретик, практик яктан булган белемнәрен ныгыттылар һәм баскетбол дәресләрен укытуның төрле алымнарын камилләштерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев