Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Китап» онлайн-радиосының мобиль кушымтасын 5000 тапкыр йөкләгәннәр

Хәзерге вакытта «Китап» – иң еш йөкләнгән татарча радио-кушымта.

атар әдәбиятын, татарча иҗатны таныту максатыннан ачылган «Китап» радиосының мобиль кушымтасын AppStore һәм GooglePlay сервисларында 5 меңнән артык тапкыр йөкләгәннәр. Бу турыда «Татар-информ»га радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтте.

«Китап» радиосы эшли башлаганга ике генә ай. Күзәтүләр буенча, бүтән бер генә татарча радионың мобиль кушымтасы да беренче ике ай эчендә мондый күрсәткечкә ирешә алмаган иде», — дип сөйләде Миргаязов.

Якын арада «Китап» радиосы эфирында Нәбирә Гыйматдинова, Рәмзия Габделхакова, Марат Кәбиров әсәрләре яңгыраячак. Танылган алып баручылар Әбри Хәбриев һәм Рамил Шәрәповны яңа амплуада ачу да көтелә — алар эфирда лирик шигырьләр укыячак.

Радионы тыңлау өчен смартфонга бушлай кушымта йөкләү кирәк:

AppStore 

Google Play

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев