Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китереп бирмәсләр – сорап алырга кирәк

Гаилә фермерлары, яңа гына үз эшен башлап җибәрүчеләр, кулланучылар кооперативлары үзләренә тиешле субсидия һәм грантлар турында әледән-әле ишетеп торса да, гади авыл халкы әлеге ярдәмнең күбесеннән бихәбәр. Ә бит шәхси ярдәмче хуҗалыкларга тәкъдим ителә торган чаралар шактый. Чынлыкта бүген аларга нинди ярдәм күрсәтелә? Быелдан нинди үзгәрешләр кертелгән? Аларга кемнәр дәгъва кыла ала? Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны бүген нинди проблемалар борчый? Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә әнә шул хакта сөйләделәр.

Республикада савым сыеры һәм кәҗә асраучыларга, сөтчелек юнәлешендәге ми­ни-фермалар төзүчеләргә, өч яшьтән өлкәнрәк бия тотучыларга, кош-корт (каз, үрдәк, күркә, бройлер чеби­лә­ре), тана сатып алучыларга, профилактик ветеринария хезмәт­ләре өчен бирелә торган субсидияләр бар.   


Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәи­се урынбасары Ринат Гайзатуллин аңлатуынча, быелдан орлык, теплицага җи­һаз­лар сатып алучыларга да субси­дия­ биреләчәк. Шулай ук бакчачылык белән шө­гыль­лә­нү­че­ләр, үсентеләр үс­терүче­ләр­гә дә ярдәм чаралары каралган. Моннан тыш, өч яшь­тән өлкәнрәк бия тотучыларга күрсәтелә торган ярдәм чараларын алу тәр­тибе дә җи­ңеләй­теләчәк.   


– Без алты төрле ярдәм чарасыннан башлаган идек. Хәзер халык унике төрле дәү­ләт ярдәменә өмет итә ала. Аларның саны елдан-ел арта, – диде журналистларга Ринат Гайзатуллин. 
    
Ярдәмнең артыгы юк

Күрсәтелә торган ярдәм чаралары күп, тик алар җи­тәрлекме соң? Матбугат оч­рашуына чакырулы Биектау районы Шәпше авыл җир­леге башлыгы Владимир Беляков шәхси ярдәмче ху­җа­лык­лар­дагы малларга аша­тырга терлек азыгы җит­мәү­дән зарланды.


– Кемдер терлек азы­гы­ның бәясе югары булуыннан зарлана. Кемгәдер ул бөтен­ләй җитми. Безгә әле­ге проб­леманы хәл итәр­гә туры килә, – диде ул.
Лаеш районының Кече Елга авыл җирлеге башлыгы Лилия Кыямова әй­түен­чә, авыл халкы савым сыеры һәм кәҗә тоткан, профилактик ветеринария хез­мәтләре өчен бирелә торган субси­дия­ләр­дән актив файдалана. Ә менә кош-корт өчен бирелә торган субси­диягә берни­ка­дәр тө­зәтмәләр кертү ки­рәк.


– Чеби сатып алучылардан документларны без 1 июньгә кадәр җыябыз. Ә каз һәм үрдәк өчен документлар җыеп өлгермибез вакытын. Документлар тапшыру вакытын 1 июльгә чигереп булмасмы икән? – дип мөрә­җәгать итте ул спи­керларга.


Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр­лыгы­ның ху­җалык итүнең кече фор­маларын үстерү бүлеге җитәкчесе Александр Молокин аңа җавап итеп, үз­гә­реш­ләрнең быелдан кер­телүен җиткерде.  


Шулай ук ташламалы кредит мәсьәләсе дә күтә­рел­де. Дәүләт Советының Эко­логия, табигатьтән файдалану, агро­сәнәгать һәм азык-төлек сәя­сәте комитеты рәисе Таһир Һадиев фи­керенчә, 5 процентлы ташламалы кредит авыл хал­кының “икенче сулыш”ын ачар иде.

 

– 2017 елга кадәр шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен ташламалы кредитлар бар иде. Кызганычка, ике ел элек бу эш туктатылды. Ул вакытта без 5 процентлы ташламалы кредитка чыгарга кирәк­ле­ген әйтте. Әлеге мәсьәләне аннан соң да әледән-әле күтәреп торабыз. Моның авыл халкы өчен кирәклеген бик яхшы аңлыйбыз. Ул аларның “икенче сулышын” ачар иде, – диде ул.


Узган көзнең коры ки­лүе, язгы көннәрнең башта җы­лытып алып, аннан соң суытуы уҗым культураларына да начар тәэсир итте. Күпчелек районнарда уҗым культураларын кабаттан чәчәргә туры киләчәк. Журналистлар мондый очракта нинди дә булса ярдәм күрсәтелүе-күрсәтелмәве турында да кызыксынды.


– Без бик үк уңай булмаган һава торышы шартларында яшибез. Ике-өч елның берсендә корылык кү­зәтелә. Узган ел, бел­гәне­гезчә, яңгырлар аз яуды. Быел да әллә ни мактанырлык түгел. Уҗымнар мәсьәлә­сендә берникадәр югалтулар да бар. Узган ялларда мин Нурлат районына бардым. Быелгы уҗым­нар­ның хәле узган елгыдан шактый аерыла. Көз коры килде, кар да бик тиз эреп юкка чыкты. Шуңа күрә проблема бар. Без үз чиратыбызда мөм­кинлегебездән чыгып ярдәм итәргә тырышачакбыз, – диде Таһир Һадиев.
Ярдәмнең артыгы юк, диләрме әле? Безнең республика шәхси хуҗалыкларга күрсәтелә торган ярдәм чараларында күпләргә үрнәк булса да, эшлисе, хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек әле.

Фото: https://pixabay.com | LaraHughes

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев