Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус аркасында аэропортларны һәм Кытай студентларын контрольдә тотачаклар

Авыру таралу куркынычы югары уку йортлары студентларының Кытайга каникулларга китүенә бәйле, дип саный Казан мэры Ильсур Метшин.

Шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе барышында Казан мэры Илсур Метшин Кытайдан килгән студентларга контроль урнаштырырга һәм коронавирус таралуга юл куймас өчен аэропорт эшенә аерым игътибар бирергә тәкъдим итте.

«Казанның Кытай белән турыдан-туры һава юллары бар. Моннан тыш, бездә Кытай студентлары күп. Хәзер кышкы каникуллар башлана һәм аларның кайберләре өйләренә кайтырга теләр, шуңа күрә без даими рәвештә хәлне контрольдә тотарга тиеш. Бу вирусны үткәрүгә караганда, тагын бер кат сакланырга кирәк булган хәл», - дип билгеләде Казан мэры.

Хәзер Казан һәм Түбән Кама аэропортларында эпидемиологик хәл начар булган илләрдән килгән пассажирларны авыру билгеләрен ачыклау өчен сораштыралар. Хастаханәләрдә соңгы ике атна эчендә Кытайдан килгән ОРВИ симптомнары булган затларны анализлыйлар, дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.

«Барлык медицина берләшмәсе вәзгыятьтән хәбәрдар, ул мобилизацияләнгән һәм Роспотребнадзор белән җитди эшли, - дип ассызыклады Жаворонков.

Элегрәк Казанда 12 кеше коронавирус симптомнарына зарланды, әмма диагноз расланмады.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X