Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирусның «омикрон» штаммы барлыкка килү версиясе билгеле булды

Евросоюз, Израиль Африка дәүләтләреннән килүчеләр өчен сәфәрләрне чикләде.

Коронавирус инфекциясенең беренче тапкыр Көньяк Африка Республикасында ачыкланган яңа төре ВИЧлы кеше организмында барлыкка килергә мөмкин.

«Андый авырулы кешеләрдә яңа вариантлар ешрак барлыкка килә», — диде Россия Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, В.А. Энгельгардт исемендәге Молекуляр биология институтының тукымалар пролиферациясе лабораториясе мөдире Петр Чумаков ura.ru порталына.

Аның сүзләренчә, иммунитеты түбән, шул исәптә ВИЧ-инфекцияле кешеләр вирус мутацияләнергә мөмкин булган «резервуар» булып тора. Аннары андый чирне йоктырган кеше башкаларга аның үзгәргән вариантын йоктыра.

Бөтендөнь сәламәтлек оешмасы ашыгыч киңәшмәдә «омикрон» һәм B.1.1.529 штаммын борчу тудыра торган дип таныды. Евросоюз, Израиль Африка дәүләтләреннән килүчеләр өчен сәфәрләрне чикләде. 30 ноябрьдән Япония барлык дәүләтләрдән килүче чит ил кешеләре өчен чикләрне яба. 

Фото: t.me/tatmediaofficial

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев