Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кризиста байлар да елый

Россия халкының дүрттән бере (бу - 26 процент) бер елдан соң тормыш җайланыр, дип ышана. Россиякүләм халык фикерен өйрәнү үзәге якты киләчәккә өметләнеп яшәүчеләр азая баруын ачыклаган. Тикшерүләрнең нәтиҗә­ләренә караганда, 2009 елда да матур киләчәк алда әле, дип өметләнүчеләр шулка­дәр булган. Башка елларда тормыш шартлары яхшыруын көтүчеләр күбрәк исәп­ләнгән. Хәтта...

Россия халкының дүрттән бере (бу - 26 процент) бер елдан соң тормыш җайланыр, дип ышана. Россиякүләм халык фикерен өйрәнү үзәге якты киләчәккә өметләнеп яшәүчеләр азая баруын ачыклаган. Тикшерүләрнең нәтиҗә­ләренә караганда, 2009 елда да матур киләчәк алда әле, дип өметләнүчеләр шулка­дәр булган. Башка елларда тормыш шартлары яхшыруын көтүчеләр күбрәк исәп­ләнгән.

Хәтта 2015 елның башында да андыйлар 37 процентны тәшкил иткән. Хә­зерге вакытта сораштыруда катнашучыларның яртысыннан күбрәге бер елдан соң хәлләр үзгәрмәячәк, ди­гән фикердә. Ә халыкның 14 проценты тагын да начар булачак, дип фаразлый. Кеше­ләрнең 10 проценты аптыраган, ни әйтергә дә белмәгән.


Икътисадый кризисны сизмәгән, матди хәл үзгәр­мәде, дип белдерүчеләр - 15 процент, ә кесәләребез бушап калды, дип зар елаучылар - 16 процент. Күп­челек: "Ярыйсы, түзәрлек әле", - дип белдергән, андыйлар - 69 процент.
Шул ук вакытта Россиядә икътисадый вәзгыять уртача дип уйлаучылар 54 процентны тәшкил итә. Халык­ның 18 проценты: "Бик әйбәт!" - дип бәя биргән. Начар дип уйлаучылар - 26 процент.


Кызыклы мәгълүматлар дә ачыкланган: соңгы ике елда урта сыйныф вәкил­ләре 5 процентка кимегән. Россия­дә яшәүче гаиләлә­р­нең бары тик 13 про­цен­тының гына яңа автомобиль, фатир сатып алырга, чит илгә ял итәргә барырга, балаларын мәктәптә, югары уку йортларында укытырга мөмкинлеге бар. 2013 елда мондый ке­шеләрнең саны 18 процент булган. Узган елда 55 мең гаиләнең еллык кереме 24,7 млн сум тәшкил иткән булса, быел ул 21,6 млн сум калган.

("Ватаным Татарстан", /№ 109, 29.07.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X