Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Куркынычсыз селфи» ясарга өйрәтәчәкләр

Яшьләр арасына яңа мода шаукымы булып килеп кергән «селфи» (үз-үзеңне фотога төшерү) соңгы вакытта җитди проблемалар китереп чыгара башлады. Уникаль селфи ясарга тырышып җәрәхәтләнү, имгәнү, хәтта үлү очраклары күзәтелә. Селфиның чираттагы корбаны - 22 яшьлек Мәскәү кызы. Ул, үз-үзен фотога төшергәндә, күпердән егылып төшеп үлгән. Әлеге вакыйга Россия Эчке эшләр...

Яшьләр арасына яңа мода шаукымы булып килеп кергән «селфи» (үз-үзеңне фотога төшерү) соңгы вакытта җитди проблемалар китереп чыгара башлады. Уникаль селфи ясарга тырышып җәрәхәтләнү, имгәнү, хәтта үлү очраклары күзәтелә.

Селфиның чираттагы корбаны - 22 яшьлек Мәскәү кызы. Ул, үз-үзен фотога төшергәндә, күпердән егылып төшеп үлгән. Әлеге вакыйга Россия Эчке эшләр министрлыгын да борчуга салды.

- Уникаль селфи ясаганда һәлак булучы кешеләр саны арту борчу тудыра. Аяк астыннан килеп чыккан үлем бит бу, аларны булдырмый калырга да мөмкин, - ди министрлык вәкилләре. Бүген министрлык, мондый фаҗигаләрне кисәтү өчен, төбәкләр белән «Куркынычсыз селфи» видео­конференциясен үткәрәчәк.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X