Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мамадышта җиңделәр

Үткән атнада Мамадыш шәһәрендә чаңгыда узышу буенча мөмкинлекләре чикле спортчыларның республика чемпионаты һәм беренчелеге үткәрелде. Ярышның тантаналы ачылышында якташыбыз, параолимпия уеннары чемпионы Рушан Миннегуловны билгеләп үттеләр. Ул шул көнне генә Мәскәүдә уздырылган Россия чемпионатыннан кайтты. Бу юлы Рушан спринтта 1нче урынны ала һәм 7,5 километрга классик йөрештә 3нче нәтиҗә күрсәтә.

Әлбәттә, Саба егете Мамадышта район командасы  уңышына  саллы өлеш кертте:  үз категориясендә 5  километрда  чемпион булды һәм  эстафета  командасын беренчелеккә  чыгарды. Аның үрнәгендә башка чаңгычыларыбыз да  зур осталык    күрсәттеләр.  Азат Сәмигуллин (Өтернәс), Зилә Габдерахманова (Сабабаш), Рамил  Владимиров (Шәмәрдән), Андрей  Горшунов (Югары  Утар) пьедесталның югары баскычына  менделәр. Шулай  ук  Раил Галиәкбәров (Шәмәрдән), Рамил Мөхәммәтҗанов (Саба), Илшат Мирзәхмәтов (Килдебәк) үз  категорияләрендә  –2нче, Данил Шамилов (Туктар) 3нче урынга  лаек булдылар.   Эстафета  ярышларында чемпионатта командабыз  зур өстенлек белән  җиңде, яшьләр арасында 3нче нәтиҗә   күрсәттеләр.

Рәшит Кәримов.

Фото: vk.com/public118842162

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев