Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисларының яңа формасы чыга

Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисларының яңа формасы турында закон үз көченә керә. Аның нигезендә, полислар уникаль символлар ярдәмендә иминиятләштерелгән затларның бердәм регистрына кертеләчәк. Шулай итеп, сәламәтлек саклау системасында “цифр”га күчү кәгазь полис йөртү мәшәкатеннән коткарачак.

  2024 елның 1 гыйнварыннан медицина ярдәме алу өчен мөрәҗәгать иткәндә, полис урынына шәхесне раслаучы документ кына күрсәтергә мөмкин булачак. Яңа туган сабыйларга бу хокук инде быел ук 1 июльдән бирелә. Табибка мөрәҗәгать итү өчен баланың туу турында танкылыгын гына күрсәтергә кирәк булачак. Салым хезмәтенә бармаячаклар   Россиянең 4 субъектында – Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, Татарстанда яңа махсус салым режимын кертү буенча эксперимент башланаячак. Бу төбәкләрдә теркәлгән оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр салым салуның автоматлаштырылган гади системасын куллана алачак.  

Яңалык оешмаларны һәм эшмәкәрләрне табышка салымнан, мөлкәткә салымнан, эшмәкәрлек эшчәнлегендә кулланыла торган физик затлар милкенә салымнан азат итә. Алар шулай ук өстәмә кыйммәткә салым (НДС) түләми (Россиягә товарлар керткәндә НДС түләүдән тыш).   Яңа салым режимы буенча салым органнарына декларация тапшырылмый. Эксперимент 2027 елның 31 декабрендә төгәлләнәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев