Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мина куелу турындагы хәбәрләр аркасында Саратовта мәктәпләрне эвакуацияләгәннәр

Бу эш күп вакытны алганга күрә дәресләр булмый, укучыларның әти-әниләренә оператив рәвештә мәгълүмат бирелә.

Пәнҗешәмбе көнне Саратовта мина куелу турындагы хәбәрләр аркасында барлык мәктәпләрне эвакуацияләгәннәр, уку йортларында дәресләр үткәрелми. Бу хакта РИА Новости агентлыгы мэриянең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта мәктәпләрне эвакуациялиләр. Махсус хезмәтләр алдында уку йортларының күпсанлы биналарын тикшерү бурычы тора. Бу эш күп вакытны алганга күрә дәресләр булмый, укучыларның әти-әниләренә оператив рәвештә мәгълүмат бирелә», - диделәр агентлыкка.

Россиянең төрле шәһәрләрендә «мина куелу» турында хәбәрләр 2019 елның ахырында килә башлады һәм судларны, сәүдә үзәкләрен, метро станцияләрен, авиация һәм тимер юл инфраструктурасын, мәктәпләрне, дәвалау учреждениеләрен кузгатты. Әлеге хәбәрләр бер тапкыр да расланмады.

Фото: t.me/tatmediaofftop

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев