Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов ятим балаларга фатир алу өчен түләү билгеләү турында закон имзалады

Татарстанда 23 яше тулган ятим балаларга торак сатып алу өчен акча бирелә. Бу акча бер тапкыр бирелә һәм торак фондыннан фатир алуга альтернатива булып тора.

 Татарстанда 23 яше тулган ятим балаларга торак сатып алу өчен акча бирелә. Бу акча бер тапкыр бирелә һәм торак фондыннан фатир алуга альтернатива булып тора. Бу турыда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган канунда әйтелә.

Бу акчаны торак алганда, шулай ук кредитны түләп бетерү өчен кулланырга була. Икенче вариантны сайлаган очакта, акча алучы махсус торак фондыннан фатирга дәгъва итә алмаячак.

Вәкаләтле орган акчаны куллануны контрольдә тотачак, шул исәптән сатып алына торган торакның санитар, техник нормаларга һәм закондагы башка таләпләргә туры килүен, йортның авария хәлендә дип танылу, аның сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешлеге турында мәгълүмат булмавын да тикшерәчәк.

«Акча алу хокукы торак алу турындагы документ – сертификат белән раслана», – диелә текстта.

Искәртеп үтик, бу законны Татарстан Дәүләт Советы 2024 елның 15 февралендә кабул итте. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, түләү күләме якынча 4,4 млн сумны тәшкил итәчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-yatim-balalarga-fatir-alu-ocen-tulau-bilgelau-turynda-zakon-imzalady-5883709

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев