Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мисс Татарстан - 2020» бәйгесенең җиңүчесе дип Анна Семеновых табылды

Утыз конкурсант арасыннан үзе белән татарча таныштырган бердәнбер кыз - Яңа Чишмәдән Айгөл Нуруллина.

XXII Республикакүләм «Мисс Татарстан — 2020» конкурсы җиңүчесе дип 19 яшьлек Анна Семеновых, «Мисс Казан — 2020» исеменә лаек дип 19 яшьлек Снежана Корнева табылды. Алар икесе дә Казан кызлары. Бу хакта конкурсның финалында «Пирамида» комплексында игълан иттеләр.

«Мисс бикини — 2020» дип Ания Газизова һәм «Мисс талант — 2020» дип Ольга Акчурина, «Мисс симпатия» һәм «Мисс телевидение» номинацияләрендә Снежана Корнева җиңүче дип табылды.

«Хатын-кыз, үз-үзеңне ярат!» һәм «Мисс балкыш» махсус номинациясендә Айгөл Нуруллина җиңде. Нәзилә Фәләхова «Тамашачылар симпатиясе"ндә җиңүче булды, ул сигезенче мартта Грузиянең Батуми шәһәренә сәяхәткә барачак. «Мисс фото"да Екатерина Якуш, «Икенче вице-мисс Татарстан"да Ольга Акчурина, «беренче вице-мисс Татарстан"да Алинә Хәсәнова җиңде.

Беренче өлештә һәр конкурсантның үзе турында сөйләгәне егерме секундлык видеода күрсәтелде. Утыз конкурсант арасыннан үзе белән татарча таныштыручы булды. Ул — Яңа Чишмә районы Зирекле авылы кызы 23 яшьлек Айгөл Нуруллина иде. «Мин шәфкать туташы булып эшлим. Киләчәктә авылларда медицина ярдәмен сыйфатлы һәм уңайлы оештырырга кирәк. Илебезнең авыл халкы өчен бу бик тә мөһим», — диде ул.

Махсус чакырылган кунак — DJ SYSTEMDO. Кызлар музыка фонында купальниклардан, зәңгәр париклардан һәм үкчәле туфлиләрдән күзлекләр киеп чыкты. Алга таба Халыкара конкурслар лауреаты Элиас Файнгерш чыгыш ясады. Соңыннан финалга чыккан ун кызның исемнәре аталды.

Унлыкка Нәзилә Фәләхова, Ания Газизова, Снежана Корнева, Анна Семеновых, Айгөл Нуруллина, Алинә Хәсәнова, Ольга Акчурина, Екатерина Якуш, Кристина Давыдова, Лилия Айнетдинова керде.

«Әйдәгез сөйләшик!» блиц-сораштыруда кызларга бердән алып унга кадәр саннар сайларга яисә иҗади номер күрсәтергә (җырлау, бию, оригиналь жанр) тәкъдим ителде. Шулай ук жюри әгъзалары тарафыннан да сораулар бирелде, теләгән һәр конкурсант җавабын әйтте.

«Мисс Татарстан» конкурсы президенты Изольда Сахарова бар кешене дә чираттагы конкурс узуы белән тәбрикләде. Барлык катнашучыларга «Мисс Татарстан» конкурсының дипломнары һәм чәчәк бәйләмнәре бирелде.

Фото: Расих Фәсхетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев