Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәнсезләр песинең күзен атып чыгарган

"Әлмәт таңнары" газетасы редакциясенә Түбән Мактамада яшәүче шалтыратып, гадәттәш тыш вакыйга турында - песиләренең күзсез кайтып керүе турында хәбәр итәләр. "Бер көнне песиебезнең күзсез кайтып керүен күргәч, бермәлгә катып калдык. Тиз арада аны ветеринарларга алып киттек. Алар песинең күз алмасына пневматик пистолеттан атуларын әйттеләр. Кичекмәстән песиебезгә катлаулы операция ясап, аның...

"Әлмәт таңнары" газетасы редакциясенә Түбән Мактамада яшәүче шалтыратып, гадәттәш тыш вакыйга турында - песиләренең күзсез кайтып керүе турында хәбәр итәләр.

"Бер көнне песиебезнең күзсез кайтып керүен күргәч, бермәлгә катып калдык. Тиз арада аны ветеринарларга алып киттек. Алар песинең күз алмасына пневматик пистолеттан атуларын әйттеләр. Кичекмәстән песиебезгә катлаулы операция ясап, аның бер күзен алдылар. Күздән пистолет пулясы чыкты. Бу нинди замана? Моны кем эшләгәнен дә белмибез. Бүген песи баласын мыскыл итсәләр, иртәгә ул адәм актыклары кешене дә шулай мәсхәрә итәргә күп сорап тормаслар бит?!" - дип шалтыратучы хуҗабикә борчулары белән уртаклашкан.

Чыннан да, соңгы арада кешеләрнең җәнлекләрне күрә торып мыскыллаулары артты. Әле күптән түгел генә берәүләр аюның өстеннән 8 тапкыр машина белән чыгып шул сансыз эшләрен Интернет челтеренә дә элгәннәр иде, дип искәртә газета.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X