Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөселман Сабантуенда батыр калучыга скутер бүләк итәчәкләр

3 августта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәте республикакүләм балалар сабантуен уздыра. Балтачта мөселман балаларын җыеп, шундый чара уздыру күркәм традициягә әверелде. Сабантуй Балтач районы Бөрбаш авылында быел алтынчы тапкыр үткәрелә. Узган ел әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән җыелган 3 меңләп бала катнашкан иде.Сабантуйда быел балалар өчен 17...

3 августта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәте республикакүләм балалар сабантуен уздыра. Балтачта мөселман балаларын җыеп, шундый чара уздыру күркәм традициягә әверелде. Сабантуй Балтач районы Бөрбаш авылында быел алтынчы тапкыр үткәрелә. Узган ел әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән җыелган 3 меңләп бала катнашкан иде.Сабантуйда быел балалар өчен 17 төрле уен оештыру каралган. 1997 нче елгылардан яшьрәкләр арасында дүрт үлчәүдә көрәш уздырыла. Батыр калганнарга тизйөрешле велосипедлар, ә абсолют батырга скутер мотоциклы бүләк ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев