Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әнвәр Нургалиев үзенә карата янау сүзләре язган кешеләрне җавапка тарттырачагын әйтте

Башкортстанның атказанган артистының әнисендә коронавирус табылганлыгы беленгәч, янау, мәсхәрә сүзләре язучылар булган.

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев әнисендә коронавирусның дөрестән дә табылуын белеп, моңа карата янау сүзләре язган кешеләр җавапка тартылачагын әйтте. Бу хакта ул Инстаграмдагы битендә хәбәр итте.

«Әмма сорауларым калды: Әнием РКБда дәваланган килеш ничек коронавирусны эләктерә алган? Аерым кешеләрнең, кайбер матбугат чараларының миңа карата яла ягу, эзәрлекләү, мыскыл итүе булды. Россия кануны нигезендә аларга җавап тотарга туры киләчәк. Социаль челтәрләрдә миңа әйтелгән барлык мәсхәрә, янау сүзләрен туплап, ул кешеләрне җаваплылыкка тарттырачакмын», — дип яза Әнвәр Нургалиев.

Җырчы рәсми рәвештә үзе, гаиләсе коронавируска тест тапшыруын әйтте. «Нәтиҗәләре килде: миндә дә, гаиләмдә дә коронавирус юк. «Минем өстемә тәнкыйть, янау сүзләрен яудыра башладылар. Кайбер кешеләр миннән мөртәт, «изгой» ясадылар. Мин газиз кешемне рәтлечә, ул лаек булганча соңгы юлына озата алмадым», — дигән ул.

«Якынча өч ай элек гаиләбезгә зур бәла килеп төште. Әниебез авырып китте. Район хастаханәдә дәвалау уңай нәтиҗәләр бирмәде. Без аны Уфадагы Республика клиник хастаханәгә алып килергә булдык. Салдылар һәм шул көнне әнигә операция ясалды — аның аягын кистеләр. Бер атна узу белән ул инсульт кичерде. Әни бер ай чамасы неврология бүлегендә ятты, аннары аны реабилитация бүлегенә күчерделәр», — ди ул.

Артист әнисе өзелгәндә аның янында булмавын, вафатына кадәр атна-ун көн хастаханәгә бармаганын искәртә. «Әни реанимация бүлегендә иде. Табиблар безгә әнинең коронавируслы була алганы турында әйтмәде. Моны дәлилләгән анализлар да юк иде. Бишенче апрель әнинең йөрәге туктады. Кичерә алмаслык кайгы. Әмма әнине ярып караганнан соң аның коронавирус белән дә чирләгәне ачыкланды», — дигән ул.

 

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев