Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нью-Йоркта Американың иң зур Сабан туена әзерләнәләр

Бәйрәмдә төрле милләт вәкилләре катнашуы көтелә.

16 июнь көнне Нью-Йорк татарлары Американың иң зур Сабан туйларының берсен үткәрергә әзерләнә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына АКШтагы милли бәйрәмнәрнең даими алып баручысы Ильмир Әхмәтҗанов хәбәр итте. 
 
Аның сүзләренчә, бәйрәмгә 300-350ләп кеше җыелуы көтелә. 
 
"Сабан туйда төрле уеннар, җыр-бию булачак. Бәйрәмгә Нью-Йорктан гына түгел, күрше штатлардан да кунаклар киләчәк", - диде ул. 
 
Бәйрәм Нью-Йорк шәһәренең "Америка татар оешмасы" тарафыннан оештырыла. 
 
  • Сабан туйлары Америка Штатларында 1980-1990 еллардан ук үткәрелә. 

 

 
"Бәйрәмгә татарлар һәм руслар гына түгел, казахлар да, кыргызлар да, үзбәкләр дә, америкалылар да, кырым татарлары да, поляк татарлары да киләчәк. Балалар күбрәк татар йолаларын, җырларын белсен өчен, аларга уеннар оештырылачак", - дип белдерде Ильмир Әхмәтҗанов. 

Фото: Нью-Йорк татарлары оешмасы

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев