Омскидагы солдатлар арасында Татарстан егетләре дә бармы
Яңалыклар

Омскидагы солдатлар арасында Татарстан егетләре дә бармы

Республика хәрби комиссариаты Омскида казарма ишелү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр арасында Татарстан егетләре булу-булмавы хакында хәбәр урнаштырды. Соңгы мәгълүматларга караганда, әлеге фаҗигале хәл яңа гына солдатка алынган 23 егетнең чәчәктәй гомерен өзде. Татарстан хәрби комиссариатында әйтүләренә караганда, алар кайбер районнарга шалтыратып чыкканнар. Әлегә армиягә алынучылар арасында зыян күрүчеләр булуы турында бернинди...

Республика хәрби комиссариаты Омскида казарма ишелү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр арасында Татарстан егетләре булу-булмавы хакында хәбәр урнаштырды.

Соңгы мәгълүматларга караганда, әлеге фаҗигале хәл яңа гына солдатка алынган 23 егетнең чәчәктәй гомерен өзде. Татарстан хәрби комиссариатында әйтүләренә караганда, алар кайбер районнарга шалтыратып чыкканнар. Әлегә армиягә алынучылар арасында зыян күрүчеләр булуы турында бернинди хәбәр дә кермәгән.

Әлмәт таңнары


Нет комментариев