Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия фонды бүлекчәләрендә алдан язылу буенча гына кабул итәләр

Биредә Россия Пенсия фонды сайтында яки РФ дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша алып булмаган хезмәтләр генә күрсәтелә.

Бүгеннән башлап Татарстан Пенсия фонды клиентлар хезмәтләрендә һәм идарәләрендә кабул итү алдан язылу буенча гына оештырыла. Мондый чаралар коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү өчен күрелә. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Клиент хезмәтенә кабул итүгә алдан язылуның электрон сервисы аша язылырга мөмкин. Ул Пенсия фонды сайтында гамәлгә ашырыла һәм шәхси кабинетка керүне таләп итми. Моннан тыш, телефоннан язылырга мөмкин. Россия Пенсия фонды бүлекчәләре номерлары сайтта «Төбәк контактлары» бүлегендә күрсәтелгән.

uslugi.tatarstan.ru/pfr

es.pfrf.ru

Күпчелек хезмәтләрне онлайн режимында алырга мөмкин, Россия Пенсия фондының электрон сервислары фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен һәм тәкъдим ителә торган түләүләрне диярлек үз эченә ала. Шәхси кабинеттан пенсионерлар да, пенсия формалаштыручылар яки башка социаль түләүләргә хокукы булганнар да файдалана ала.

Мәсәлән, пенсионер, инвалид бала яки балачактан беренче төркем инвалидны карау буенча түләүләрне рәсмиләштерергә мөмкин. Түләүне билгеләү һәм тәрбияне гамәлгә ашыруга ризалык бирү турында кирәкле электрон гаризалар шулай ук кабинетта гамәлгә ашырыла. Димәк, анда законлы вәкил: ата-ана, уллыкка алучы, опекун яки попечитель исеменнән гариза бирү мөмкинлеге бар.

Пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәгеләр кабинет аша белешмә һәм документларны алу, шул исәптән башка оешмаларга дистанцион тәкъдим итү өчен дә алу мөмкинлеге бар. Эшләүче татарстанлылар өчен кабинетта пенсия коэффициентлары, туплаулар, стаж һәм эш бирүчеләрнең пенсиягә түләүләре турында белешмәләр бар. Ана капиталы сертификаты булган гаиләләр акчаларны тоту һәм аларның актуаль суммасы турында мәгълүмат табачак.

Билгеләнгән түләүләр һәм фонд хезмәт күрсәтүе турындагы сорауларны онлайн-кабул итү бүлмәсе аша җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Фото: скриншот

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев