Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Петуния шаулап чәчәк атсын өчен

Петуниянең тамыр системасы бик көчле, шуңа күрә аңа туфрак күп кирәк.

Бер төп үсемлеккә 5 л туфрак исәбеннән утыртыр урын сайлагыз. Әгәр савытка утыртасыз икән, 10 л чүлмәккә ике генә төп чәчәк сыя дигән сүз. Петуния тукланырга ярата, шуңа күрә аны ике атна саен туендырып торырга кирәк. Үскән чакта азотлы ашламалар кертегез. Бөреләнгәч, фосфор һәм калийга мохтаҗ. Тамырга исә комплекслы ашламалар мөһим. Петуниягә тимер дә кирәк. Зур үсентеләрне һәр 5 көн саен ашлыйлар. Чәчәк кара черек авыруына тиз бирешә, шуңа күрә суны чама белән генә сибегез. Чәчәге сулган бөреләрне өзеп ташлагыз. Шулай иткәндә үсенте бар көчен яңа чәчәкләргә юнәлтә.
Теплицада нинди яшелчәләрне бергә үстерергә ярамый?
Помидорны көн саен җилләтергә кирәк, ә кыяр - җылы ярата торган яшелчә. Ул парникта яки өсте ябулы җирдә генә үсә ала. Моннан тыш, кыярга кечкенә вакытында углекислый газ мөһим. Башка бер генә яшелчә дә аңа мохтаҗ түгел. Баклажанны кыяр һәм помидор яныннан ераккарак утырту хәерле. Чөнки аңа ияләшкән талпаннар тиз арада помидор һәм кыярны да яулап ала. Баклажан талпанына борыч бирешми.
ДИМӘК, ТЕПЛИЦАДА КҮРШЕ БУЛА АЛМЫЙ:
- кыяр белән помидор;
- кыяр белән баклажан;
- кыяр белән борыч;
- помидор белән борыч.
БЕРГӘ УТЫРТЫРГА МӨМКИН:
- борыч һәм баклажан;
- помидор һәм фасоль;
- кыяр һәм кавын;
- кыяр һәм кәбестә;
- кыяр һәм кузаклылар;
- редис һәм помидор;
-редис һәм кыяр;
- редис һәм борыч;
- редис һәм баклажан;
- укроп, салатны - борыч, помидор, баклажан белән.
Чулпан ШАКИРОВА
http://акчарлак-газета.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев