Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Политолог: Рөстәм Миңнеханов Россиядә иң нәтиҗәле сәясәтчеләрнең берсе

Татарстан Президенты Мәскәүдә республика мәнфәгатьләрен кайгыртуга йогынты ясау өчен кирәкле зирәклеккә ия.

Рөстәм Миңнеханов Россиядә нәтиҗәле сәясәтчеләрнең берсе һәм Мәскәүдә республика мәнфәгатьләрен кайгыртуга йогынты ясау өчен кирәк булган нык холыкка ия. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә политолог Аббас Галләмов сөйләде.

«Рөстәм Миңнеханов, һичшиксез, Россиядә иң нәтиҗәле сәясәтчеләрнең берсе. Ул төбәк мәнфәгатьләрен Мәскәүдә уңышлы яклау өчен җитәрлек дәрәҗәдә зирәк, ә кирәкмәгән урында Мәскәү алдында баш имәс өчен нык холыклы да. Ул алдынгы карашлы, бу Россия элитасының күпчелек өлеше алгарышка каршы булган вазгыятьтә бик мөһим», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов нәкъ 10 ел элек — 2010 елның 25 мартында Татарстан Президенты вазифасына кереште. Аңа кадәр ул республика Премьер-министры булган иде.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев