Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Полицейскийга ришвәт бирергә маташкан йөртүче 150 мең сум күләмендә штрафка тартылган

Казанның Вахитов районы суды 55 яшьлек А.Н.ы 150 мең сум күләмендә штрафка тартты, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы. Ир-ат РФ Җинаять кодексының 291нче маддәсенең 3нче өлешендә каралган җинаять ("Вазифаи затка ришвәт бирү") кылуда гаепле дип табылды. Суд ачыклаганча, 21 июнь көнне полицейскийлар "Богдан 2110" автомобиле белән идарә иткән А.Н.ны, автомобильдә...

Казанның Вахитов районы суды 55 яшьлек А.Н.ы 150 мең сум күләмендә штрафка тартты, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы.

Ир-ат РФ Җинаять кодексының 291нче маддәсенең 3нче өлешендә каралган җинаять ("Вазифаи затка ришвәт бирү") кылуда гаепле дип табылды.

Суд ачыклаганча, 21 июнь көнне полицейскийлар "Богдан 2110" автомобиле белән идарә иткән А.Н.ны, автомобильдә йөрткәндә балаларны тотып тору махсус җайланмасын файдалану кагыйдәләрен бозган өчен, башкаланың Нариманов урамында туктата.

Административ җаваплылыктан качарга теләп, ир патруль автомобилендә ЮХИДИ инспекторына, административ хокук бозу турында протокол төземәсен өчен, 5 мең сум күләмендә ришвәт бирмәкче була. Әмма полицейский законсыз акчалата бүләктән баш тарта.

А.Н. гаебен тулысынча таныган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев