Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Права”ны тагын кайда алмаштырып булачак?

Тиздән республикада машина йөртү таныклыкларын ЮХИДИ бүлекләрендә генә түгел, күпфункцияле үзәкләрдә дә алмаштырып булачак. 1 ноябрьдән Россия халкы машина йөртү таныклыгының куллану вакыты чыкан яки югалткан очракта аны күпфункцияле үзәкләрдә алмаштыра алачак. Хәзергә дәүләт хезмәтләренең әлеге төре гражданнарга ЮХИДИ бүлекләрендә генә тәкъдим ителә. Күпфункцияле үзәкләрдә "права" алыштыру мөмкинлеге пәйда булуы...

Тиздән республикада машина йөртү таныклыкларын ЮХИДИ бүлекләрендә генә түгел, күпфункцияле үзәкләрдә дә алмаштырып булачак.

1 ноябрьдән Россия халкы машина йөртү таныклыгының куллану вакыты чыкан яки югалткан очракта аны күпфункцияле үзәкләрдә алмаштыра алачак.

Хәзергә дәүләт хезмәтләренең әлеге төре гражданнарга ЮХИДИ бүлекләрендә генә тәкъдим ителә. Күпфункцияле үзәкләрдә "права" алыштыру мөмкинлеге пәйда булуы халык дәүләт хезмәтләрен тиешле дәрәҗәдә файдалана алсын өчен булдырыла, дип белдерә Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы сайты. Бу яңалыкның шулай ук дәүләт хезмәтләренең сыйфатын арттырырга ярдәм итәчәгенә өметләнәләр.

Шушы мәгълүмат турында без Татарстанның ЮХИДИ идарәсенә дә шалтыраттык.

- Әлегә бу яңалыкның ничек гамәлгә кертеләсен төгәл әйтә алмыйбыз. "Российская газета"да махсус карар чыккач кына, бу мәсьәләгә карата мәгълүмат бирә алабыз. Хәзергә аның турында бернинди боерык юк, - дип белдерде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы пропагандасы бүлеге башлыгы урынбасары Хәйдәр Җиһаншин.

Хөкүмәт карарларына үзгәрешләр быелның ноябреннән гамәлгә керәчәк. Әлеге проект буенча, быелның 1 ноябреннән күпфункцияле үзәкләр халыкка дәүләт хезмәтләренең башка төрләрен дә тәкъдим итә башлый. Мисал өчен, бу үзәкләрдә гражданнар безнең ил паспортын ала яки алыштыра, иске үрнәктәге чит ил паспортын ала алачак. Бүгенгә бу оешмалар паспорт алуга документлар кабул итү белән генә шөгыльләнсә, ноябрьдән инде паспортлар тапшыра башлаячак.

Моннан тыш, 2017 елда күпфункцияле үзәкләрдә яңа үрнәктәге чит ил паспортын да алып булачак. Әйтергә кирәк, бу - мондый оешмалар өчен өр-яңа төр хезмәт. Киләсе ел башыннан ул халык саны 100 меңнән арткан шәһәр округы яки муниципаль район үзәгендә тәкъдим ителәчәк.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев