Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Казанга Россия Президенты каршындагы Рус теле Советы утырышына киләчәк

Казан университеты вәкилләре Татарстан башкаласында мөселман дөньясы илләрендә рус телен алга этәрү буенча үзәк булдырырга тәкъдим иттеләр.

Россия Президенты Владимир Путин 2020 елда Россия Президенты каршындагы Рус теле советының киңәйтелгән күчмә утырышын Казанда уздыру тәкъдимен хуплады. Бу хакта ул бүген Мәскәүдә узган утырышта хәбәр итте. Әлеге тәкъдим белән Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов чыгыш ясады.

«Без Россия Дәүләт советы, шулай ук Россия Президенты каршындагы Советлар һәм комиссияләр эшенең бик нәтиҗәле форматын күзәтәбез. Аларның әгъзалары экспертлар белән бергәләп федераль министрлар катнашында берничә көн дәвамында теге яки бу мәсьәләне өйрәнәләр. Безгә илебездән читтә рус телен үстерү һәм алга этәрү мәсьәләләре дә бу форматта тирән эш алып баруны таләп итә кебек тоела», - диде Җамалетдинов һәм 2020 елда КФУ базасында советның киңәйтелгән күчмә утырышын үткәрергә тәкъдим итте.

Заседание Совета по русскому языку.

«Чакырыгыз, киләчәкбез», - дип җавап бирде аңа Путин.

Үз чыгышында Җамалетдинов федераль югары уку йортларына чит илләрдә рус телен үстерү буенча терәк вузлар статусын беркетергә һәм алар арасында геосәяси йогынты зоналарын бүлергә тәкъдим итте.

«Мәсәлән, мин вәкиле булган Казан федераль университеты төрле илләрнең төрки телле халыклары арасында рус телен өйрәнү һәм тарату эшендә тирән тарихи тамырларга һәм гореф-гадәтләргә ия. Димәк, безнең университет төрки телле һәм Ислам дөньясы илләрендә рус телен алга сөрүдә җаваплылык үзәкләренең берсе буларак чыгыш ясый алыр иде. Шулай итеп, дөньяның башка геосәяси төбәкләрендә дә җаваплылык үзәкләрен билгеләү, һәр федераль университет алдына конкрет бурычлар кую максатка ярашлы булыр иде», – дип аңлатты үз тәкъдимен Җамалетдинов.

Россия Президенты каршындагы Рус теле буенча Совет утырышы Мәскәү Кремлендә Владимир Путин рәислегендә уза.

Фото: kremlin.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев